2021 елга мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә Татарстан Республикасы Президенты грантларына конкурста катнашу өчен гаризалар кабул ителә

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

 

Агымдагы елның 23 ноябреннән 6 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында 2021 елга мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә Татарстан Республикасы Президенты грантларына конкурста катнашу өчен гаризалар кабул ителә (алга таба – конкурс).

Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә Татарстан Республикасы Президенты грантларын бирү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында» 2007 елның 10 маенда имзаланган 176 номерлы карары (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2020 елның 10 сентябрендәге 822 номерлы карарына нигезләнеп кертелгән үзгәрешләр белән) нигезендә үткәрелә.

Конкурсның максаты-Татарстан Республикасының алдынгы иҗади коллективларының иң әһәмиятле иҗади проектларына ярдәм күрсәтү һәм Татарстан Республикасының алдынгы иҗат коллективлары эшчәнлеген мотивацияләү һәм стимуллаштыру.

Конкурска республиканың әйдәп баручы иҗат коллективлары, мәдәният оешмалары чакырыла. Катнашучылар Татарстан Республикасында театр, музыка, хореография сәнгате һәм кинематография өлкәсендә ким дигәндә 10 ел дәвамында эшчәнлек алып барырга, республиканың театр, музыка, хореография сәнгате һәм кинематография үсешенә өлеш керткән өчен бүләкләнгән, Бөтенроссия, Халыкара конкурслар, фестивальләрдә җиңүче, халык арасында дәрәҗәләр казанган булуы шарт.  

 Грантлар түбәндәге номинацияләр буенча бирелә:

«Дөньякүләм опера һәм балет сәнгатенең төп стильләрен һәм юнәлешләрен үзләштерү»;

"Милли театр сәнгатендә проектларны гамәлгә ашыруда инновацион караш, татар телен үстерү һәм аны камилләштерүгә ярдәм итү»;

«Театр сәнгатен пропагандалауга, Россиянең театр коллективлары, шулай ук якын һәм ерак чит илләрнең театр коллективлары белән тәҗрибә алмашуга  юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыру, рус телен үстерү һәм камилләштерүгә ярдәм итү»;

«Милли музыка-хореография сәнгатен, халык музыка традицияләрен популярлаштыру, саклап калу һәм үстерү»;

"Эстрада, джаз, академик, фольклор сәнгате өлкәсендә филармония эшчәнлеген үстерү һәм популярлаштыру»;

«Дөнья симфоник музыкасының төп юнәлешләрен үзләштерү, балалар һәм яшьләр арасында симфоник оркестр эшчәнлеген популярлаштыру»;

«Милли кинематографияне үстерү һәм халыкара кинофестиваль уздыру»;

 

"Этник музыкаль мәдәниятне торгызу, саклау, үстерү һәм популярлаштыру".

Грантларның гомуми күләме елына 339 358,4 мең сум тәшкил итә.

Конкурска гаризалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә:

 Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт, 113 бүлмә.

Җаваплы хезмәткәр: Инсапова Гүзәл Мансур кызы,

тел. (843) 264-75-14, g.insapova@tatar.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International