Татарстанлыларны Аяз Гыйләҗев исемендәгеЧаллы татар дәүләт драма театрының яңа бинасы буйлап экскурсиягә чакыралар
30 еллыкюбилеена коллектив яңартылган бина гынатүгел, яңа исемдә алды. Театрга күренекле татар язучысы Аяз Гыйләҗев исеме бирелде.
Яңартылганбина белән сезне театрның сәнгать җитәкчесе Олег Киньзягулов һәм актерлар таныштырачак. Бина тамашачылар ихтыяҗларын исәпкә алып проектланган һәм шул ук вакытта, артистларөчен дә уңайлы берничә зонага бүленгән.
Яңартылган театр бинасын күрергә теләүчеләр өчен экскурсияләр 4 һәм 6 ноябрь көннәрендә 11 һәм 18 сәгатьтә узачак. Алдан теркәлү буенча сорала. 25 кешедән торган төркемнә рэкскурсиягә түбәндәге сылтама буенча языла ала:
https://naberezhnochelninskiy-gos.timepad.ru/event/1470921/