"Мәдәниятнең чикләре юк. Бүген бу чикләрне булдырмау, аларны җимерү бик мөһим”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова. Бүген Казанда ФРГ ның Мактаулы консулы Арно Шайер әфәнде белән очрашуда. Арно Шайер әфәнде 15 елдан артык Казанда яши, әңгәмә барышында ул хатынының татар телен яхшы белүен билгеләп үтте. Мөхтәрәм консул юл төзелеше өлкәсендә үз сәүдә-консалтинг фирмасы белән җитәкчелек итә. «Без Германия белән инде күп еллар тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Фәнни-тикшеренү эшчәнлеге, мәгариф өлкәсендә дә коммуникация булдырырга кирәк. Безнең талантлы студентлар РФ өчен яңа юнәлешләр буенча стажировка уза алыр иде. Мәсьәләдә менеджмент һәм маркетинг кебек. 12 ел элек мин үзем Түбән Саксониядә Ганноверда стажировка уздым», - дип сөйләде Ирада Хафизяновна. Арно Шайер әфәнде ассызыклаганча, Татарстанның күпмилләтле булуы һәрвакыт үзенә җәлеп итә.
Татарстан Республикасының Германия белән хезмәттәшлеге соңгы елларда шактый актив үсә. Былтыр Лейпцигта беренче тапкыр Сабантуй Халык бәйрәме узды. Ул вакытта сабан бәйрәме Германиянең барлык татарларын җыйды, анда ТР Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле актив катнашты. Күптән түгел биредә “Татар мәдәнияте көне” узды. Тамашачылар ачык һавада дүрт сәгатьлек концерт вакытында Татарстанның традицион мәдәнияте белән таныштылар. 2019 елның җәендә Германия волонтерлары «Болгарның Бөтендөнья мирасы волонтерлары» ЮНЕСКО халыкара лагере эшендә катнашты. Кунак ТР мәдәният министры Ирада Әюповага җылы кабул итүләре һәм кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде.