Ирада Әюпова Минзәлә драма театры коллективына яңа җитәкче тәкъдим итте

2020 елның 16 октябре, җомга

Минзәлә Сабир Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театрында яңа директор билгеләнде. Илнур Гайниевны коллективка Мәдәният министры Ирада Әюпова тәкъдим итте.

«Бүген сезгә зур бәхет елмайды. Яңа җитәкче үз эшен белүче һәм мәдәниятне яратучы кеше. Минзәлә театрының 85 еллык тарихы бар", - дип билгеләп үтте Ирада Әюпова. Ведомство башлыгы театр коллективына иҗади уңышлар һәм халыкара фестивальләрдә дә үз репертуарын тәкъдим итүләрен теләде.

Илнур Гайниев тумышы белән Минзәлә районының Тауасты Байлар авылыннан. Ул мәдәният өлкәсендә танылган шәхес, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Мөслимә Гайниеваның улы. Ике югары белеме бар: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын һәм Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлаган. Озак еллар мәдәният өлкәсендә эшләде. Соңгы эш урыны-Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International