«Сабан туе» татар халык бәйрәмен үткәрү турында Указга кул куелды

2013 елның 26 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сабан туе» татар халык бәйрәмен үткәрү турындагы Указга кул куйды.

Җирле үзидарә органнраы тәкъдимнәрен исәпкә алып, «Сабан туе» татар халык бәйрәме авыл торак пунктларында, район үзәкләрендә (шул исәптән, республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә) 8-9 июньдә үткәреләчәк. Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә халык бәйрәме 2013 елның 15 июнендә, Казан шәһәрендә 13 июльдә булачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International