«Созвездие-Йолдызлык» юбилей фестивалендә Гран-при тапшырылды

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

 

               Казан һәм Мамадыш коллективлары «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XX ачык яшьләр телевизион фестиваленең Гран-при ияләре булды.

               Татарстанда ТР Президенты патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза торган юбилей фестиваленең йомгаклау чарасы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында уздырылды.

               Быел зур бәйрәм концерты берьюлы өч юбилейга багышланган иде: «Созвездие-Йолдызлык» ның 20 еллыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына.

               Җиңүнең 75 еллыгына багышланган концертның беренче өлеше җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Сәхнәдән ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева  һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин да чыгыш ясады.

               «Яшь талантларыбызны күрү бик куанычлы, һәм мин «Йолдызлык» ның Татарстан өчен мәңгелек иҗат двигателе булуына тагын бер кат инандым, чөнки талантлы балалар, яңа ачышлар шулкадәр күп. «Созвездие – Йолдызлык» ның 20 еллыгы - 20 көн түгел, ләкин бу вакыт бер мизгел кебек үткән һәм, фестиваль хәрәкәтенең 20 еллыгына багышланган китапны күргәч, мин бу 20  ел эчендә күпме яңа исемнәр, вакыйгалар булуын аңлап сөендем», - дип белдерде Зилә Вәлиева.

               Концерт милли җырлар һәм биюләр белән дәвам итте, аннары бәйрәм белән ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова һәм ТР Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов котладылар.

               Чакырылган кунаклар төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә кубоклар, дипломнар, фестиваль медальләре, бүләкләр тапшырдылар.

               «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең төп бүләген тапшыру өчен сәхнәгә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева чакырылган иде. Ул фестивальдә  катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде.

               "Кадерле балалар, сез, дөрестән дә, гаять талантлы, сез-республикабыз горурлыгы! Кадерле коллегалар, педагоглар, сез бик әһәмиятле эш башкарасыз, сез балалар иҗаты белән шөгыльләнәсез һәм аңа игътибар белән карыйсыз. Кадерле педагоглар һәм ата - аналар, сәламәтлек сезгә», - диде Ләйлә Фазлыева.

               «Вокал» номинациясендә Гран-прига Казаннан «Импульс» вокаль ансамбле лаек булды. «Хореография» номинациясендә Гран-прины Мамадыш шәһәренең «Каприз» хореография коллективы яулады. Фестивальнең төп бүләгенә ия булучыларга истәлекле кубоклар, дипломнар, медальләр, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фондыннан сертификатлар, педагогларга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татнефть» компаниясеннән премияләр тапшырылды.

               Чара ахырында Ләйлә Фазлыева традиция буенча фестивальнең иң яхшы педагогларына мактаулы исемнәр тапшырды.

               Гала-концерт фестивальнең гимны белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International