Илһам Шакировка истәлек тактасы ачу тантанасы 3 октябрьдә (шимбә) 12 сәгатьтә башлана

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Хөрмәтле журналистлар,

2020 елның 3 октябрендә (шимбә) 12 сәгатьтә татар халкының легендар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исмендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам  Гыйльметдин улы Шакиров истәлегенә мемориал такта ачыла.

Мемориал такта Казанның Николаев урамындагы 5 нче йорт  диварына куелган. Җырчы бу йортта 1974 –2005 елларда яшәде.

Тантаналы чарада  рәсми затлар, Татар филармониясе артистлары һәм хезмәткәрләре, җырчының сәхнәдәшләре, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, театр артистлары, язучылар катнашуы көтелә.

Башлана – 12 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International