Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Театр-All Inclusive» театр студияләре фестивале кысаларында Гала-концерт булды

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

28 сентябрьдә, ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтү  кысаларында, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Ак Барс Созидание" Хәйрия фонды белән берлектә оештырылган физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Театр-All Inclusive" Республика театр студияләре фестиваленең гала – концерты узды.

               25-27 сентябрь көннәрендә көндезге этап узды, аның кысаларында  К. Тинчурин театрының әйдәп баручы  артистлары һәм режиссерлары театр студияләре өчен мастер-класслар үткәрде. Көндезге этап азагында жюри җиңүчеләрне билгеләде һәм концертны оештыру эше башланды.

               28 сентябрь көнне мөмкинлекләре чикле балалар өчен концерт булды. Әлеге проектның максаты – физик мөмкинлекләре чикле балаларга, иҗади сәләтләрен үстерү аша театр эшчәнлегенә җәлеп итеп, тернәкләнергә һәм социальләшергә ярдәм итү.

               Нәни дусларыбызның чыгышларын ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Татарстанның атказанган артистлары Зөлфия Вәлиева һәм Ирек Хафизов бәяләде.

               Алып баручылар - Илфак Хафизов һәм Юлия Выборнова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International