«Китапханәләр. ПРОдвижение» конкурсына гаризалар кабул ителә

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

 Гаризалар 2020 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә. Әлеге конкурста Россиянең Үзәк һәм муниципаль китапханәләре хезмәткәрләре катнаша ала.

   Конкурс китапханәләр брендын алга этәрү буенча иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклауга һәм популярлаштыруга, китапханәләрнең мөмкинлекләре, башка мәдәни институтларның өстенлекләре турында җәмәгатьчелеккә мәгълүмат җиткерүгә юнәлдерелгән.

               Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- китапханә-бренд;

- китапханәнең иң яхшы матбугат хезмәте;

- иң яхшы пиар-проект: китапханә чарасын алга этәрү, акцияләр;

- китапханәнең социаль челтәрләрдә алга китеше;

               Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү ХІ Санкт-Петербург халыкара мәдәни форум кысаларында узачак Мәдәният буенча координацион советта була.

               Конкурс турында мәгълүмат пробиблиотеки.рф сайтында урнаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International