К. Тинчурин исемендәге театрда ТАССРның 100 еллыгына багышланган сәнгать әсәрләре күргәзмәсе ачыла

2020 елның 26 сентябре, шимбә

Бу шимбәдә, 2020 елның 26 сентябрендә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында ТАССРның 100 еллыгына багышлап, Татарстан Республикасы Хөкүмәте гранты акчаларына ясалган сәнгать әсәрләре күргәзмәсе ачыла.

Нәкъ менә шушы көнне, 100 ел элек Тинчурин исемендәге театр бинасында ТАССР Советларының Учредительләр съезды үткәрелә, хакимиятнең даими органнары – ТатЦИК һәм Халык комиссарлары советы оештырыла.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бу истәлекле көнне Республика тарихындагы катлаулы үсеш  чоры белән бәйле «Өч аршын җир» тарихи драмасын күрсәтә.

Күргәзмә кысаларында  Наилә Кумысникова, Рөстәм Шәмсутов, Әнвәр Сәйфетдинов, Марина Самакаева, Фәрит Вәлиуллин, Григорий Эйдинов картиналарын, шулай ук Древсянников, Рөстәм Габбасовның скульптура композицияләрен күреп булачак.

Күргәзмәне ачу 16.00 сәгатькә билгеләнгән.

Күргәзмә 2020 елның 30 сентябренә кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International