Бүген Тукай муниципаль районының Яңа Бүләк авылында Россия Федерациясенең халык артисты, РСФСРның халык артисты Илһам Шакировның бюсты куелды.
Артист 1935 елның 15 февралендә Яңа Бүләк авылында туа. Авылда җырчыга багышланган музей бар, аның исеме белән чишмә аталган.
Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, шулай ук Татарстан Республикасы Язучылар берлеге вәкилләре һәм иҗат эшлеклеләре катнашты.
Бюст Санкт-Петербургта скульптор Венера Абдуллина тарафыннан ясалган.
«Илһам абыйның тормышыбыздагы роле зур иде. Без аның белән гомер буе горурланабыз», - диде җырчының туганы Руфия Зарипова.
Илһам Шакиров 2019 елның 16 гыйнварында вафат булды. Казанның Яңа Татар зиратында җирләнгән.