Казан артисты «Халыкара сәхнәдә елның иң яхшы биючеләре» категориясендә бүләккә лаек булды. 2020 ел өчен лауреатларның исемнәре Премиянең рәсми сайтында игълан ителде.
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты Олег Ивенко 2020 ел өчен дәрәҗәле халыкара бүләк — Positano Premia la Danza Léonide Massine (Леонид Мясин премиясе, Италия) лауреаты булды. Казан артисты «Халыкара сәхнәдә елның иң яхшы биючеләре» категориясендә бүләккә лаек булды. 2020 ел өчен лауреатларның исемнәре Премиянең рәсми сайтында игълан ителде.
Positano Award - халыкара балет бүләкләре арасында гамәлдәге иң борынгы чараларның берсе. Бүләк 1969 елда гамәлгә куелган, ә 1979 елдан башлап, танылган рус биючесе һәм хореографы, Зур театр һәм Дягилевның Рус балеты солисты Леонид Мясин (1896-1979) исемен йөртә. 1924 елда ул Италиянең Позитано шәһәре янында урнашкан өч утраудан торган Ли-Галли архипелагын сатып ала. Биредә ул вилла төзи, бию заллары һәм укучылар өчен бүлмәләр булган балет мәктәбе оештыра. 1979 елда Мясин үлгәннән соң, Ли-Галли утравын Рудольф Нуриев сатып ала.
Positano Premia la Danza Léonide Massine премиясе бию дөньясында иң абруйлы бүләкләрнең берсе булып санала. Аның лауреатлары - Марго Фонтейн, Морис Бежар, Владимир Васильев, Екатерина Максимова, Наталья Макарова, Карла Фраччи, Элеонора Аббаньато, Роберто Болле, Алисия Алонсо, Ульяна Лопаткина, Иван Васильев, Наталья Осипова, Юрий Григорович, Светлана Захарова һәм башкалар.
Олег Ивенко - Татарстанның атказанган артисты, Халыкара конкурслар лауреаты. Харьков хореография мәктәбен һәм Белорус дәүләт хореография көллиятен тәмамлый. 2010 елдан - М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты. 2018 елда Р.Файнсның «Белый ворон» фильмында төп рольне башкара — Рудольф Нуриевны уйный.
Премия турында мәгълүмат - http://www.positanopremialadanza.it