Сәнгатькә һәм халык иҗатына дәүләт ярдәме департаменты 2021 елда дәүләт ярдәме (грантлар) бирү өчен Россия Федерациясе субъектларының бюджет һәм автоном учреждениеләре, муниципаль бюджет һәм автоном учреждениеләре, шулай ук мөстәкыйль музыка һәм театр коллективларының иҗади проектларын сайлап алу конкурсы башлануын игълан итә.
Гаризага Статс-секретарь - Россия Федерациясе Мәдәният министры урынбасары А.Ю.Манилова исеменә дәүләт ярдәме турындагы үтенечне үз эченә алган, барлык документлар һәм материаллар күрсәтелгән хат теркәлә.
Иҗади проектларны гамәлгә ашыру өчен дәүләт ярдәме (грантлар) алуга дәгъва кылучы театрлардан, музыкаль оешмалардан һәм мөстәкыйль коллективлардан гаризалар кабул итүнең соңгы көне – 2020 елның 9 октябре.
Игътибар: гаризаларны конвертка төрелгән рәвештә Россия Мәдәният министрлыгы бинасының (М.Гнездниковский тыкрыгы, 7/6 йорт, 1,2 стр., Мәскәү) беренче катында торган тартмага салырга яисә почта аша юлларга кирәк.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен телефоннар:
Маркова Алла Александровна (музыкаль сәнгать бүлеге)
тел. (495) 629-10-10, 1723
Лебедева Мария Сергеевна (театр сәнгате бүлеге)
тел. (495) 629-10-10, 1738