11 сентябрьдә В.И.Качалов исемендәге Казан рус Зур драма театры үзенең 230 нчы сезонын ача.
Тамашачы белән ярты еллык аерылышудан соң театр Бомаршеның «Безумный день, или Женитьба Фигаро» үлемсез комедиясе белән репертуарын ачып җибәрә. Соңгы тапкыр качаловлылар аны март башында Франциядә Марсельдә узган Рус сәнгате фестивалендә зур уңыш белән уйнаган иде.
Сезон ачылган көнне театр фойесында СССРның халык артисты Василий Иванович Качалов тууына 145 ел тулуга багышланган күргәзмә дә эшли башлый. Экспонатлар арасында Качаловның шәхси әйберләре, театр костюмнары, хатлар һәм истәлекләр, эскизлар, декорация макетлары бар. Баштарак күргәзмә апрель аенда ачылып, сезон азагына кадәр эшләр дип планлаштырылган иде, пандемия үз төзәтмәләрен кертте. Хәзер күргәзмә ел ахырына кадәр дәвам итәчәк, һәм Качалов театры тамашачыларының моңарчы Мәскәүдән читкә чыгарылмаган экспонатларны күрү мөмкинлеге бар.
Ачылу тантанасыннан соң берничә көн узгач, 17, 18 сентябрьдә тамашачыларны сезонның беренче премьерасы - Жан Ануй пьесасы буенча Илья Славутский куйган «Бал воров» комедиясе көтә. Спектакльдә Татарстанның атказанган артистлары Елена Ряшина, Марат Голубев, артистлар Павел Лазарев, Ксения Храмова, Александр Малинин, Татарстанның атказанган артисты Алексей Захаров, Славяна Кощеева, Илья Скрябин, Виктор Шестаков һәм башкалар катнаша.
Сентябрь аенда Россиянең иң яхшы театрларыннан берсе булган Мәскәүнең «Петр Фоменко остаханәсе» башкалабызга килүе тамашачыларга тагын бер бүләк булачак. 23, 24 сентябрьдә Казандагы «Алтын битлек» фестивале кысаларында Качалов театры сәхнәсендә Иван Поповски куелышында Шекспирның «Сон в летнюю ночь» спектакле уйналачак.
Аккредитация театрның матбугат хезмәте аша уза.