Надеждино авылындагы Мәдәният йорты төзелеше 2020 елның мартында башланган иде. Мәдәният йорты заманча җиһаз - проекторлы экран белән җиһазландырылачак, бу кичләрен авыл халкына кино яңалыкларын күрсәтергә, ә көндез мультимедиа технологияләрен кулланып балалар өчен белем бирү дәресләрен үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Шул рәвешле, интерактив такта ярдәмендә мәдәният йорты хезмәткәрләре дәресләрне уен форматында алып бара һәм төрле мастер-класслар оештыра алачак. «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында объект төзелешенә 19 000 мең сум акча бүлеп бирелгән.
Надеждино мәдәният йортында 7 клуб оешмасы эшли: «Надежда» халык вокаль ансамбле, «Звездочки» бию яратучылар клубы, «Кисточка» рәсем сәнгате клубы, «Фантазеры» декоратив-гамәли сәнгать, спорт сөючеләр клублары, «Мелодия» вокаль берләшмәсе, «Надежда» халык вокаль ансамбле.
Аннары министр капиталь төзекләндерелгән Кибәк Иле авыл мәдәният йортында булды. Реставрация барышында эшчеләр түбәне, җылыту системасын, электр үткәргечләрне, тәрәзә һәм ишекләрне алыштырган, территорияне төзекләндергән, су үткәргече ясалган, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен шартлар тудырылган. Бинаның тышкы ягы да төзекләндерелгән.
Мәдәният йортында 10 клуб оешмасы эшли: «Асылъяр» һәм «Сәйлән» татар вокаль ансамбльләре, «Саюри» хореография коллективы, рәсем сәнгате клубы, курчак театры, декоратив-гамәли сәнгать, «Теремкәй» театр берләшмәсе, «Мин - спортчы» ял көне клублары һ.б.
Капиталь ремонтның бәясе - 7 012 мең сум, объект республика программасы кысаларында реставрацияләнде.
Шулай ук Ирада Әюпова район мәдәният бүлегенең хезмәт коллективы белән очрашты. Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының социаль-мәдәни үсешенә зур өлеш керткән өчен бүләкләр һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан "Татарстан АССР төзелүгә 100 ел" Истәлек билгесе тапшырылды.