Иң яхшы келәм дизайны буенча «Татарстан рухы» Бөтенроссия конкурсы игълан ителде

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Конкурс ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана.

Persepol келәм студиясе, «Казан шәһәре туризмны үстерү комитеты» муниципаль казна учреждениесе белән берлектә, «CARPET: Ковры как искусство» халыкара журналы һәм ТР Мәдәният министрлыгының мәгълүмати ярдәмендә,  Татарстанның мәдәни-тарихи традицияләрен чагылдыручы келәм дизайнына конкурс игълан итә.

Оештыручылар иҗади һөнәр ияләрен, яшәү урынына карамастан, конкурста катнашырга чакыралар. «Татарстан рухы» дигән темага келәм дизайны өчен оригиналь идеяләр кабул ителә; бу, бәлки, тарихи тамырларга кагылышлы традицион татар халык иҗатына таянып эшләнгән, яки татар мирасының заманча интерпретациясе дә булырга мөмкин.

Эшләр 2020 елның 1 декабренә кадәр кабул ителә.

Җиңүчеләрне махсус призлар, Казанда мәдәни-күңел ачу чаралары, шулай ук «CARPET: Ковры как искусство» журналында язмаларны  бастыру мөмкинлеге көтә.

Әзер келәм Казанда тәкъдир ителәчәк, аны мөһим республика чараларында куллану, шулай ук җиңгән дизайнер концепцияләре нигезендә сувенир туристик продукт эшләү күздә тотыла.

Материаллар тапшыру формасы. Файллар электрон почтага кабул ителә: art.carpet.mag@gmail.com, кулдан төсләр белән эшләнгән  А3 форматындагы миллиметрлы кәгазьне  420015, Казан шәһәре, Гоголь ур., 10 йорт адресы буенча юлларга мөмкин: «Персеполь» ҖЧҖ.

Һәр катнашучы икешәр проект тәкъдим итә ала.

Барлык сораулар буенча да конкурсны оештыручыга мөрәҗәгать итәргә була: Наилә Мусави,  art.carpet.mag@gmail.com

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International