Рөстәм Миңнеханов Т.А.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама драма театрында үткәрелгән капиталь ремонт эшләре белән танышты

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль, мәдәни һәм спорт объектларында булды.

Шул рәвешле,  ул Т.А. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама драма театрында (Кайманов ур., 9) үткәрелгән капиталь ремонт эшләре белән танышты.

Исегезгә төшерәбез, драма театры бинасы 1989 елда төзелгән иде. Капиталь ремонт эшләре 2019 елның мартыннан декабренә кадәр дәвам итте. Бу вакыт эчендә 250 урынга исәпләнгән яңа тамаша залы, декорация склады, рәссамнар өчен остаханә төзелгән. Бина эчендә бизәү  эшләре башкарылган. Бинаның фасады, керү төркемнәре, театрның эчке планировкасы тулысынча үзгәртелгән. Капиталь ремонттан соң театр 2019 елның 27 декабрендә үз ишекләрен ачты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International