Татарстан шәһәрләрендә «Звезды из завтра» гала-концертлары узачак

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Татарстанның биш шәһәре «Звезды из завтра» программасының концерт турына керде. 8-18 сентябрьдә гала-концертлар Бөгелмә, Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама һәм Буада узачак. Анда бөтен Татарстанның яшь музыкантлары катнашачак.

«Звезды из завтра» проекты Казанда инде биш ел дәвамында  зур уңыш белән уза. Быел Татарстан Президенты һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән ул яшь музыкантлар өчен республикакүләм иҗади программа статусын алды», - дип сөйләде проект җитәкчесе һәм La Primavera Казан камера оркестрының баш дирижеры Рөстәм Абязов.

Татарстанның халык артисты шәхсән үзе  кышын ук Татарстанның балалар музыка мәктәпләре һәм музыка колледжларында укучыларны  тыңлады, алар La Primavera оркестры белән солистлар сыйфатында чыгыш ясарга  тиеш иде. Тик коронавирус пандемиясе белән бәйле катгый чикләүләр һәм тыюлар аркасында гала-концертларны күчереп торырга туры килде.

«Пандемия безнең планнарны җитди бозды, әмма без вакытны бушка уздырмадык. Балалар өйдә шөгыльләнделәр, мин үзизоляциядә «Звезды из завтра» концертлары өчен оркестровкалар өстендә эшләдем. Минемчә, бик кызыклы программа формалаштырылды», - дип билгеләп үтте Абязов.

Татарстан шәһәрләрендә концертлар тамашачылар катнашыннан башка узачак һәм La Primavera оркестрының YouTube каналында трансляцияләнәчәк.

Программа 28 сентябрьдә Казанда бөтен Татарстаннан җыелган  финалистлар катнашында зур концерт белән тәмамланачак.

Биш ел эчендә «Звезды из завтра» программасында Казанның балалар музыка мәктәпләреннән һәм иҗат коллективларыннан 700дән артык сәләтле бала катнашты.

ТРАНСЛЯЦИЯ ӨЧЕН СЫЛТАМАЛАР:

Бөгелмә: https://youtu.be/6pPnkzXLgy4

Әлмәт: https://youtu.be/vr4fBKp4lD4

Чаллы: https://youtu.be/0vRmRXrM1uM

Түбән Кама: https://youtu.be/v3Gx1fShV8c

Буа: https://youtu.be/rd8eQSmi2jI

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International