Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә иҗтимагый мәдәни үзәкне карады

2020 елның 5 сентябре, шимбә

Татарстан Президентына Әлмәттә элеккеге шәһәр универмагы урынында оештырылган Иҗтимагый мәдәни үзәкне күрсәттеләр. Яңа мәдәни үзәкнең беренче катында мәгълүмати-күргәзмә пространствосы урнашачак.

Икенче катта «Альметрика» интерактив фәнни-танып-белү үзәге урнашачак. «Альметрика» интерактив фәнни-белем бирү үзәгенең төп концептуаль идеясе – метрологиягә һәм халыкара берәмлекләр системасына багышланган интерактив экспозиция булдыру.

Өченче катта лингвистик үзәк урнашачак, анда халыкның төрле яшьтәге төркемнәре югары профессиональ дәрәҗәдә чит телләрне өйрәнә алачак.

4-5 катта заманча җиһазландырылган күп функцияле концерт залы булдырылачак

Рөстәм Миңнеханов дөнья халыкларының музыка кораллары күргәзмәсен карады. Барлык экспонатлар да шәхси коллекционер тарафыннан тупланган. Коллекция Россиядә һәм республикада мондый эчтәлектәге иң зур шәхси коллекцияләрнең берсе булып тора. Ул дөнья халыкларының 624 музыка уен коралыннан тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International