«Вектор» фәнни иҗади үзәге читтән торып оештырыла торган «ВЕКТОРИАДА-2020» Бөтенроссия конкурсын үткәрә

2020 елның 4 сентябре, җомга

Анда төрле яшьтәге балалар, укучылар, студентлар, барлык төр белем бирү оешмаларының укытучылары, тәрбиячеләре, педагоглары, методистлары һәм җитәкчеләре катнаша ала. Читтән торып үткәрелә торган конкурс берничә юнәлеш буенча оештырыла: сәнгать, физкультура-спорт һәм техник, шулай ук проект һәм фәнни эшчәнлек.

Чараның максаты – төрле яшьтәге балалар, укучылар, студентлар, барлык төр белем бирү оешмаларының укытучылары, тәрбиячеләре, педагоглары, методистлары һәм җитәкчеләренең иҗади һәм фәнни потенциалын үстерү һәм ярдәм итү, дип хәбәр итә оештыручылар.

Гаризалар һәм эшләр 2020 елның 31 декабренә кадәр электрон почта аша кабул ителә vector@vectoriada.ru

Бер катнашучыдан кабул ителә торган эшләр саны чикләнмәгән. Конкурс комиссиясе эше нәтиҗәләре буенча I, II һәм III дәрәҗәдәге җиңүчеләр, шулай ук лауреатлар билгеләнәчәк.

Конкурсның Нигезләмәсе: / file/mincult/File/Векториада - 2020.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International