«100% Татарстан» онлайн-мәйданчыгының көн тәртибендә - мәдәният һәм спорт

2020 елның 4 сентябре, җомга

«100% Татарстан» онлайн-чарасы кысаларында 5 сентябрьдә 100tatarstan.com сайтында онлайн-трансляция режимында белем бирү лекцияләре, репортажлар, интервьюлар, шулай ук панель дискуссияләр һәм берьюлы ике юнәлеш - мәдәният һәм спорт буенча -  мастер- класслар узачак.

Көннең төп темалары - кеше капиталын үстерүдә мәдәниятнең роле, милли мәдәниятне кызыклы итү, Татарстан мәдәнияте, тынычлык, тотрыклылык һәм иминлек хакына күпмилләтлелек һәм мультикультурализм, Татарстан Республикасы тарихи җирлекләренең тотрыклы үсеше, Татарстан Республикасы халыкларының үзенчәлекле мәдәнияте, шәхси музейларның һәм шәхси инициативаларның төбәк мәдәни тормышындагы роле һәм башкалар.

Төп спикерлар арасында - Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, дирижер, Мария театрының сәнгать җитәкчесе һәм генераль директоры Валерий Гергиев, хореограф, «Алтын битлек» театраль премиясе лауреаты Нурбәк Батулла, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов һәм башкалар.

«100% Татарстан» – гражданнарны, бизнес вәкилләрен, хакимият вәкилләрен һәм алдынгы экспертларны берләштерүче интеллектуаль эшлекле киңлек, катнашучылар Татарстанның киләчәк стратегик үсешенең төп темалары турында ачыктан-ачык фикер алыша. Чара 2020 елның 30 августыннан 10 сентябренә кадәр онлайн режимда уза. Трансляцияне дөньяның теләсә кайсы почмагында 100tatarstan.com сайтында бушлай карарга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International