Үзешчән театрлар өчен «Яшь талантлар» пьесалар конкурсына гаризалар кабул итү башланды

2020 елның 4 сентябре, җомга

Конкурсны Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе үткәрә. Чара иҗади проект кысаларында оештырыла.

Конкурсның төп идеясе һәм сайлап алуда иң мөһим фактор - пьесаның төп фикерендә һәм эчтәлегендә татар халкының тормыш рәвешен һәм көнкүрешен һәм милли мәдәниятен чагылдыру, дип хәбәр итә оештыручылар.

Анда катнашу өчен 35 яшькә кадәр төрле иҗади тәҗрибәләре булган яшь авторлар чакырыла. Эшләр татар һәм рус телләрендә түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:

• балалар өчен татар телендәге пьеса,

• балалар өчен рус телендәге пьеса,

• татар телендәге пьеса,

• рус телендәге пьеса.

Гаризалар кабул итү өчен соңгы көн - 2020 елның 15 октябре. Материалларны түбәндәге электрон адреска юллау сорала: tatrf@mail.ru.

Конкурсның шартлары: https://fnkat.tatarstan.ru/ 

Конкурс Нигезләмәсе:

 https://fnkat.tatarstan.ru/index.htm/news/1800527.htm

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International