Курсларны тыңларга теләүчеләр «РФ субъектларында дәүләт илкүләм сәясәтен гамәлгә ашыру буенча укыту семинарлары» порталында дистанцион уку уза алачак.
Дистанцион семинарлар - Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты тарафыннан дәүләт илкүләм сәясәте өлкәсендә белгечләр өчен гамәлгә ашырыла торган белем бирү программасының бер өлеше.
Проектның турыдан – туры башкаручысы – М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының дәүләт идарәсе факультеты. Дистанцион семинарлар программасына унивеситет профессорлары һәм укытучылары лекцияләренең видеоязмалары һәм текстлары, презентацияләр, файдалы ресурсларга сылтамалар, алынган белемнәрне тикшерү өчен тестлар кертелгән.
Дистанцион курс кысаларында тыңлаучылар Россия Федерациясенең күпмилләтле дәүләт буларак формалашуының законлылыгы, дәүләт илкүләм сәясәтенең төп юнәлешләре, гражданлык җәмгыяте институтларының һәм массакүләм мәгълүмат чараларының милләтара мөнәсәбәтләрдәге роле һәм функцияләре, этноконфессиональ конфликтларны хәл итү механизмнары турында белә алачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте, «Россия Федерациясе субъектларында дәүләт илкүләм сәясәтен гамәлгә ашыру» проекты матбугат хезмәте