Татарстанның ике спектакле Мәскәүдәге «Артмиграция» Бөтенроссия яшь режиссерлар фестивалендә күрсәтеләчәк

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

12-20 сентябрь көннәрендә Мәскәүдә Россия Театр әһелләре берлеге тарафыннан оештырылган «Артмиграция» сигезенче театр фестивале узачак. Аның программасына  илебездә яшәүче  яшь режиссерларның иң яхшы эшләре кертелгән. Алар арасында  Татарстан театрларының 2 спектакле бар.

Әйтик, 15 сентябрьдә РФ Театр эшлеклеләре берлегенең  Театраль үзәгендә Казан Яшь тамашачы театрының Туфан Имаметдинов куелышындагы «Бал.Бесы» спектакле, ә 18 сентябрьдә башкала тамашачысына Иван Тургеневның «Му-Му» хикәясе буенча Тимур Кулов сәхнәләштергән «Барыня» спектакле (Буа дәүләт драма театры) тәкъдим ителәчәк.

Быел фестивальнең төп программасына шулай ук Түбән Вартовск, Салават, Түбән Тагил, Самара, Канск һәм Йошкар-Ола режиссерлары спектакльләре дә кергән. Off-программада - Петербург спектакле һәм «Лаборатория 40+»ның йомгаклау чарасы.

Тулы программаны Фестиваль сайтында карарга мөмкин.

Спектакльләргә керү бушлай алдан теркәлү буенча, дип хәбәр итәләр оештыручылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International