COVID-19 пандемиясе дәвам итү сәбәпле, чара виртуаль форматта узачак. Форумның онлайн-программасына панель дискуссияләр һәм түгәрәк өстәл утырышлары, күргәзмә, техник турлар, нетворкинг-клуб кертелгән.
Оештыручылар тарафыннан төрле тематик юнәлешләр буенча күләмле вакыйгалар һәм эшләр планлаштырылган:
• ITS Forum-Kazan VI Халыкара фәнни – гамәли конференциясе - тормыш эшчәнлеге иминлеген тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләрен хәл итүдә интеллектуаль транспорт системалары һәм ситуацион үзәкләр компонентларының заманча эш юнәлешләрен тикшерү һәм анализлау;
• Яңа заманның киберкуркынычсызлыгы - бу өлкәдәге дөнья һәм Россия трендларына җентекле күзәтү ясау: мәгълүматны саклау буенча техник чаралар, киберкуркынычсызлык сервисларын куллану тәҗрибәләре, шулай ук бу өлкәдәге җайга салу законнары буенча;
• Финтех экосистемасы - банк сегменты өчен финанс технологияләренең актуаль юнәлешләре, банк тармагында ясалма интеллект һәм роботлаштыру технологияләрен куллану һ. б.;
• Бизнеска җәлеп ителгән инновацияләр - корпоратив бурычлар һәм стартаплар арасындагы бизнес-тренд идеяләренә интеграцияләнгән инновацияләр, венчур инвестицияләүнең дөньякүләм һәм Россия тенденцияләре, гамәлдәге бизнес-процессларны үзгәртүгә юнәлдерелгән яшь компанияләрнең инновацияле идеяләре.
Вакыйга, теркәлү, катнашу һәм бастырып чыгару шартлары турында мәгълүмат, шулай ук аудио-видеоконтент модельләре сайтта урнаштырылган: https://kazandigitalweek.com/.