2020 елның 5 һәм 6 сентябрь көннәрендә М. Җәлил исемендәге дәүләт опера һәм балет театры В.А. Моцартның Реквием музыкасына "И воссияет вечный свет" спектакленең премьерасын тәкъдим итәчәк, анда СССРның халык артисты, танылган биюче, хореограф, актер, рәссам һәм шагыйрь Владимир Васильев катнаша. Спектакльнең музыкаль җитәкчесе - театрның баш дирижеры Ренат Салаватов, хормейстер – Любовь Дразнина. Спектакльнең сценографиясен Виктор Герасименко (Мәскәү) иҗат иткән.
Казандагы премьера Владимир Васильевның 80 яшьлегенә багышланган. 22 ноябрьдә спектакльне Россия Зур театрының (Мәскәү) тарихи сәхнәсендә күрсәтү планлаштырыла.
Моцарт Реквиемы - сирәк башкарыла торган әсәр, шулай да, ул өлешчә, аеруча Lagrimosa, күп кенә фильм һәм спектакльләрдә яңгырый. Әлеге бөек әсәрнең театраль куелышы - аның ике йөз еллык тарихында беренче тәҗрибә. Әлеге әсәрне сәхнәләштерү теләге белән күптән янып йөргән Владимир Васильев спектакльдә режиссер һәм хореограф буларак катнаша.
«Бу спектакльнең нинди жанрга караганын белмим. Минем өчен бу мөһим түгел. Анда сәнгатьнең күп төрләре синтезы бар, аларда музыкаль театрның бөтен көче тупланган... Шул ук вакытта бу - опера-балет түгел, чөнки бу музыканы аерым өлешләргә бүлеп карарга мөмкин түгел. Минем өчен Моцарт Реквиемы – бөек музыкантның дөнья белән хушлашуын һәм мәңгелеккә ирешүен чагылдырган гениаль иҗаты гына түгел. Бу - иҗатчының күңелен ачып бирү, тормышка дан җырлау!» ,- дип сөйли спектакльдә төп герой ролен башкаручы Владимир Васильев.
Сәхнәләштерү өчен кызыклы конструктив хәл ителеш сайланган. Сәхнә кулислары пилоннар рәвешендә бизәлгән, бу чиркәү белән ассоциацияне булдыра. «Без мондый образны очраклы гына сайламадык: бер яктан караганда, Реквием гыйбадәтханә музыкасы белән аваздаш; икенче яктан, төп герой өчен сәхнә - аның иҗади гыйбадәтханәсе», - ди рәссам-куючы Виктор Герасименко. Декорациядә төп элементларның берсе буларак зур көзгеләр кулланылган.
Бизәлештә Эрик Исламов (Мәскәү) иҗат иткән компьютер графикасы кулланыла, ул Владимир Васильевның сәнгать эшләре нигезендә башкарыла. Ут куелышы буенча рәссам - Айвар Салихов (Мәскәү).
Премьерада төп геройларының берсе - театр хоры. "Владимир Васильев куелышы вокал башкаручылар алдына яңа бурычлар куйды: биредә хор артистлары җырчылар гына түгел, ә процесста актив катнашучылар. Виртуоз җырны актив ишарәләр, сәхнә буйлап хәрәкәт итүләр белән бергә башкару — катлаулы. Әмма ничек кызык! Бу хор мөмкинлекләрен төрлеләндерә һәм аның осталыгын арттыра», - дип саный хормейстер Любовь Дразнина.
Спектакльдә оркестр, хор, балет артистлары (педагог-репетиторлар – Елена Кострова, Луиза Мөхәммәтгалиева), шулай ук опера һәм балет солистлары катнаша. Прологта Евгений Борцның автор импровизацияләре, ә эпилогта – Е.Подгайц редакциясендә В.А.Моцартның «Exsultate, jubilate» мотетыннан «Alleluja» яңгыраячак. Спектакльдә шулай ук Владимир Васильев шигырьләре дә кулланыла.
5 һәм 6 сентябрьдә спектакльләрдә төп рольләрне Татар театры һәм балеты солисты Гульнора Гатина (сопрано), Екатерина Сергеева (меццо-сопрано, Мария театры), Ярослав Абаимов (тенор, Мәскәүнең Е. Колобов исмендәге «Яңа Опера» театры), Максим Кузьмин-Караваев (бас, Германия) башкарачак. Соло балет партияләрендә Татар опера һәм балет театры солистлары Михаил Тимаев, Аманда Гомес, Таис Диоженес, Вагнер Карвальо, Александра Елагина, Илнур Гайфуллин, Алина Штейнберг, Антон Полодюк, Мана Кувабара һәм Алессандро Каггеджи катнаша.