ТР мәдәният министры Ирада Әюпова эш визиты белән Арча муниципаль районында булды

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Бүген, 1 сентябрьдә, ТР мәдәният министры капиталь ремонттан соң Сәрдәбаш авыл мәдәният йорты бинасын ачу тантанасында катнашты, шулай ук Мөндеш авылында күпфункцияле үзәк төзелеше барышы белән танышты.

Ирада Әюпова 1965 елда төзелгән Сәрдәбаш авыл клубында булды, андагы эшләр мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь төзекләндерү буенча республика программасы кысаларында башкарылган. Клубны   яңартуга 2 890 мең сум акча бүлеп бирелгән, реставрация барышында инженерлык-техник яктан тәэмин итү челтәрләре яңартылган, бизәкләү эшләре башкарылган, янгыннан саклау сигнализациясе урнаштырылган, тәрәзәләр, ишекләр, мебель алмаштырылган, территория төзекләндерелгән. Мәдәният йортында 74 кешене колачлаган  6 клуб оешмасы эшли: «Туым җондызы» керәшен фольклор ансамбле, «Кояшкай» хореография коллективы, «Салават күпере» театр берләшмәсе, җырларга   яратучылар, спорт сөючеләр клубы.

Аннары министр Мөндеш КФҮ төзелеше барышын карады. Төзелеш 2020 елның июнендә башланып киткән һәм хәзерге вакытта да дәвам итә. Эшләрне  сентябрь ахырына тәмамлау планлаштырыла. Биредә клуб һәм китапханә урнашачак, шулай ук эшчәнлеге белән  75 кешене колачлаган 6 клуб формированиесе эшләячәк: «Ялкын» бию түгәрәге, «Сердәш» театр яратучылар клубы, «Яшьлек» һәм «Гөлкәй» аерым җырларга яратучылар клубы, «Хыял» нәфис сүз түгәрәге һәм спорт сөючеләр клубы. Бина төзелешенә 18 129, 216 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүген, Белем көнендә, Татарстан Республикасы мәдәният министры Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә узган  бәйрәм линейкасында катнашты һәм анда чыгыш ясады. Аерым алганда, ул 1 һәм 11 сыйныфларны котлады.

Белешмә өчен: Татарстан Республикасында 2020 елда мәдәни билгеләнештәге объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау буенча республика программалары кысаларында 12 күпфункцияле үзәк (авыл клублары) сафка басачак һәм 37 мәдәният объекты ремонтланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International