29 августта Татарстанда «Кино төне» Бөтенроссия акциясе кысаларында кино күрсәтелде. Акция ел саен Кино фонды тарафыннан Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы белән берлектә илебез кинематографиясен популярлаштыру һәм тамашачыларны кинотеатрларга кайтару максатыннан үткәрелә.
Татарстан Республикасында акция төрле торак пунктларда, шул исәптән Казандагы 32 ачык һәм ябык мәйданчыкта узды.
Бу ел программасына «Иван Царевич и Серый волк 4» анимация фильмы, илебездәге иң популяр сиквелларының берсе «Лед 2» (режиссер - Жора Крыжовников), иң күп сатылган «Холоп» фильмы (режиссер - Клим Шипенко) керде.
Акциягә 4142 тамашачы кушылды.