Никита Михалков Академиясе Татарстан актёрлары өчен онлайн-кастинг үткәрә

2020 елның 28 августы, җомга

31 август көнне 12.00 сәгатьтә Н.С.Михалков исемендәге Кинематография һәм театр сәнгате академиясенең кабул итү комиссиясе Татарстан Республикасының иҗади белгечләре  өчен бушлай укыту оештыра.

Анда катнашырга театр һәм кино өлкәсенең  35 яшькә кадәр булган белгечләре, шулай ук иҗат вузларының соңгы курс студентлары чакырыла. Укырга керүчеләр өчен мәҗбүри шарт: югары профильле һөнәри белем  (яки иҗади вузларның соңгы курс студентлары), театр һәм кино өлкәсендә эшләү тәҗрибәсе булу.

Сайлап алу онлайн-форматта ZOOM интернет-платформасы аша узачак. Катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://ochu-dpo-akademiya-kinema.timepad.ru/event/1410250/

Абитуриентлар проза әсәреннән өзек, мәсәл, шигырьдән торган программаны укырга, вокал яки башка һөнәри осталыгын  күрсәтергә тиеш була.

Кабул итү комиссиясе составына театр һәм кино актеры, РФ халык артисты Виктор Вержбицкий, С.А.Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография университетының (ВГИК) сәхнә сөйләме кафедрасы доценты, Академиянең иҗади процессны үстерү һәм оештыру буенча проректоры Алексей Литвинов керә.

Әңгәмәне узу таләпләре Академия сайтында күрсәтелгән. Керү өчен тәкъдим ителгән абитуриентлар йомгаклау (финал) сайлап алу максатыннан сентябрьдә Мәскәүгә чакырылачак. Кастингта катнашучыларның барысы да Академиянең иҗади белгечләре базасына кертеләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International