Казанда гармунчылар флешмобы «Уйнагыз, гармуннар!» республика бәйрәме кысаларында узачак

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

30 августта Казанда «Уйнагыз, гармуннар!» XXXV Республикакүләм  халык иҗаты бәйрәме  үткәрелә, ул Татарстан Республикасы көнен һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырыла.

Бәйрәм  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда  11:00 сәгатьтә башлана. Кунаклар өчен бай эчтәлекле күңел ачу программасы әзерләнгән. Татарстанның 43 районыннан килгән 100дән артык гармунчы үз осталыгын күрсәтәчәк, алар арасында республиканың фольклор җыр һәм бию ансамбльләре дә бар.

Фестивальнең хедлайнерлары буларак  татар эстрадасының халык артистлары чыгыш ясый: Хәмдүнә Тимергалиева, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Ришат Төхвәтуллин, Зәйнәп Фәрхетдинова, Рөстәм Асаев һәм башкалар.

Бәйрәм гармунчылар һәм катнашучылар флешмобы белән дәвам итә, алар Г.Камал театрыннан Бауман урамы аша узып, 1 Май мәйданына күтәреләчәк, финишта виртуоз гармунчылар халык мәхәббәтен яулаган иң яхшы җырларны башкарачак.

Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр «Уйнагыз, гармуннар!» Республикакүләм  халык иҗаты бәйрәме беренче тапкыр 1985 елда үткәрелгән, шул чордан башлап ул ел саен үзенә Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән гармунчыларны җыя. Декларация кабул итү һәм Татарстан Республикасы көне билгеләп үтүгә бәйле рәвештә, фестиваль 30 августта үткәрелә башлады.

Чара ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кулланылышка кертү һәм традицияләрне үстерү республика үзәге» ДБУ тарафыннан оештырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International