Бүген ТР мәдәният министры эш визиты белән Кукмара муниципаль районында булды

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Югары Шәмәрдән авылында төзелә торган авыл клубы һәм Иске Юмья авылында сафка бастырылучы мәдәният йорты биналарында булды.

Министр шулай ук Кукмара балалар музыка мәктәбендә һәм Үзәк район китапханәсендә башкарылган ремонт эшләренә дә бәя бирде. Ике объектны да сентябрь башына кулланылышка тапшырырга планлаштыралар.

Ирада Әюпова районда мәдәният өлкәсендә башкарылган эшләрне югары бәяләде. «Бу үзгәрешләрнең замандашлары булуыбызга бик шатмын. Яңалыкларны көн саен күрәбез, шуңа күрә аларның бары тик уңай гына булуын телисе килә. Балалар белән күбрәк эшләргә, түгәрәк эшләре алып барырга кирәк», - диде министр. Ул мәдәният хезмәткәрләренең роленә аерым басым ясады. «Алар  - яктылыкка илтүчеләр. Бу - зур җаваплылык. Аларның эшләре  игелекле һәм хөрмәткә лаек. Чөнки алар  - рухи кыйммәтләр сагында торучылар», - дип ассызыклады ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International