Татарстан Республикасы янә «Бөек илнең Бөек киносы» Бөтенроссия акциясенә кушыла

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

2 сентябрьдә Татарстан Республикасы янә «Бөек илнең Бөек киносы» Бөтенроссия акциясен кабул итәчәк. Аның кысаларында ачык мәйданчыкларда һәм шәһәр җәмәгать киңлекләрендә режиссер С.Бондарчукның М. Шолохов әсәре буенча экранлаштырылган «Судьба человека» исемле нәфис фильмын һәм С.Майоровның «Простые главные слова. Судьба человека» документаль фильмын карарга мөмкин.

«Патриот» Республика спорт-патриотик һәм яшьләрне армиягә кадәр әзерләү үзәге» дәүләт автоном учреждениесе аудиторияне киңәйтү, акциягә күбрәк балалар һәм яшьләрне җәлеп итү максатыннан Татарстанда акцияне кабат үткәрергә тәкъдим иткән.

Татарстан Республикасында фильмнар бер үк вакытта 36 мәйданчыкта күрсәтеләчәк. Казанда акциягә Аксенов скверында кушылырга мөмкин.

Белешмә өчен: 2020 ел Россия Федерациясендә Хәтер һәм дан елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, Хәтер һәм дан елы Башкарма дирекциясе тарафыннан, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган төп чаралар планы тормышка ашырыла.

22 июньдә акция Хәтер һәм кайгы көненә багышланган иде. 2 сентябрь - Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International