23 февральдә 12.00 – 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Милли музеенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Батырларның да батыры минем өчен әтием” дигән чара уздырыла.
Бу көнне музейда ир-атларны төрле конкурслар, бәйге-ярышлар көтә. Музей кунаклары тарихыбызның төрле чорларында ирләр нинди эш-гамәлләр белән шөгыльләнгәнлеге турында мәгълүмат алачак, башка шундый кызыклы чараларда катнашу мөмкинлегенә ия булачак.
Соңыннан бәйге-ярышларда катнашучыларга Татарстан Республикасы Милли музееның “Сакчы Таныклыгы” тапшырылачак.
Бәйрәмдә кунаклар өчен осталык дәресләре, зирәклекне сынау бәйгеләре һәм башка шундый чаралар узачак.
Өстәмә мәгълүмат: 292-89-84.