КФУ халык өчен түләүсез татар теле курсларын тагын уздыра

2013 елның 11 феврале, дүшәмбе

Гражданнарның күп санлы мөрәҗәгатьләре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты заказы буенча һәм ярдәме белән Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында халык өчен түләүсез татар теле курсларын быел тагын оештырырга карар кылынды. Проект Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклап калу, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасының 2004-2013 елларга дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.  Өч айлык курсларда (февраль – май) укыту коммуникатив методика буенча ике юнәлештә алып барылачак:

- татар телен яңа өйрәнә башлаучылар өчен;

- татар телен өйрәнүне дәвам итүчеләр өчен.

Уку йортының тел өйрәтү тәҗрибәсе зур. Филология һәм сәнгать институтында замана таләпләренә туры китереп барлык шартлар тудырылган: дәресләрне югары квалификацияле белгечләр алып бара, лингафон кабинетлар эшли һәм зарури фәнни-методик әсбаплар әзерләнгән.   Өстәмә мәгълүмат: (843) 293-94-52; cdppo@mail.ru.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International