15–17 февральдә Г.Камал театрында Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар театры гастрольләре узачак

2013 елның 11 феврале, дүшәмбе

15–17 февральдә Г.Камал  театрында Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар театры гастрольләре узачак. Тураппага күренекле драматург исеме бирелгәннән соң театрның бу беренче зур гастрольләре.

Камал театры сәхнәсендә түбәнкамалылар өч спектакль күрсәтәчәк: «Нәзер» (Туфан Миңнуллин), «Яра» (Аяз Гыйләҗев, Мансур Гыйләҗев), «Гөнаһлы мәхәббәт өрәге» (Анатолий Иванов).

Хөрмәтле журналистлар! 12 февральдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында (201 кабинет) 10.00 сәгатьтә баш режиссер Рөстәм Галиев  һәм актерлар катнашында матбугат конференциясе узачак.   

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International