2020 елның 30 августыннан 10 сентябренә кадәр эфирда Россиянең иң инновацияле төбәге тәҗрибәсе турында масштаблы онлайн-чара, партнерлар һәм экспертлар белән аралашу өчен коммуникация платформасы эшләячәк. Үз өлкәсендә уникаль булган ике атналык вакыйгалы мәйданчык - һөнәри үсеш өчен бизнес-интенсив һәм тәҗрибә уртаклашу синергиясе, инвесторлар һәм фикердәшләр эзләү өчен киңлек. «100% Татарстан» – гражданнарны, бизнес вәкилләрен, хакимият вәкилләрен һәм алдынгы экспертларны берләштерә торган коммуникация платформасы.
«Хәзерге тормыш бездән партнерлар белән мөнәсәбәтләрне коруда стандарт булмаган алымнар куллануны таләп итә. Бу мәйданчык, асылда, бүген ябык чикләрне ачарга тиеш. Ә турыдан-туры онлайн эфирлар республиканың һәр кешесенә Татарстанның киләчәген төзүдә катнашу мөмкинлеге бирәчәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Форум программасы 21 юнәлеш буенча 300 дән артык сессияне үз эченә ала: IT-индустрия, мәгариф, медицина, авыл хуҗалыгы, туризм, циркуляр икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек, биотехнологияләр һ.б.
Бөтен дөнья катнашучылары трансляцияне www.100tatarstan.com сайтында бушлай карый алачак.