2013 елның 3-9 июнь көннәрендә Казанда Төрки халыкларының XI «Нәүрүз» халыкара театр фестивале узачак.
Фестиваленең оештыру комитеты «Нәүрүз»гә катнашу өчен гаризалар кабул итә.
2013 еллың 1 мартына кадәр Г.Камал театрына түбәндәге материалларны юлларга кирәк:
- гариза,
- тәкъдим ителгән спектакль турында мәгълүматлар (афиша, программа, аннотация, театр турында мәгълүмат, спектакль турында пресс-релиз, фото-, видеоматериаллар),
- пьесаның инглиз һәм рус телләренә тәрҗемәләре,
- спектакльнең тулы видеоязмасы.
Г.Камал театрының адресы: 420021, Казан, Татарстан ур., 1 йорт, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, «Нәүрүз» фестивале.
Фестивальнең нигезләмәсе һәм гариза формасы http://kamalteatr.ru сайтында.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте