Быел чаралар ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Атна дәвамында башкалада яшәүчеләр татар халкының гореф-гадәтләре һәм тарихы белән таныша алачак. Быел чаралар ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.

Мәскәүдәге Татарстан мәдәнияте көннәре «Бию пәрие» музыкаль комедиясе белән ачылды. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры куелышының онлайн-трансляциясе Татар мәдәни үзәге залында күрсәтелде. Бүген кич артистлар башкала халкына «Ак калфагым төшердем кулдан» спектаклен тәкъдим итәчәк.

Мәдәният көннәре чаралары 18 августка кадәр дәвам итәчәк. Иртәгә татар мәдәниятенең күренекле эшлеклесе, шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу чарасы була. Шулай ук  Дон зиратында Советлар Союзы Герое, генерал-полковник Гордов Василий Николаевич күмелгән урыннан алынган туфракны якташлары - Минзәлә райны вәкилләренә тапшыру оештырыла. Иртәгә үк  Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә ТАССРның 100 еллыгы флагына Мәскәү гербын тегү тантанасы һәм Татарстан Республикасы шагыйрьләренең иҗат кичәсе узачак. 16 август программасында - «Татар кызы - 2020» халыкара матурлык һәм сәләт конкурсының  Мәскәү туры финалы. Җиңүчеләр үз төбәкләрен Халыкара конкурста тәкъдим итәчәк. 18 августта совет разведчиклары Исхак Әхмәровка һәм аның хатыны Хелен Лоурига һәйкәл ачыла, бераз соңрак Александров бакчасындагы  Исемсез солдат каберенә чәчәкләр салу чарасы була. Төштән соң Дәүләт Третьяков галереясендә «Казан шедеврлары. Рерихтан Кандинскийга кадәр» күргәзмәсе ачыла. Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее Көмеш гасыр һәм рус авангарды рәссамнарының иң яхшы 48 әсәрен тәкъдим итәчәк. Төп вакыйга - Мәскәү Халыкара Музыка йортында булачак Татарстан Республикасы сәнгать осталары һәм иҗат коллективлары концерты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International