ТР Президенты: авыл мәдәният йортлары кешеләрне җәлеп итү урыны булырга, мәдәниятне сакларга ярдәм итәргә тиеш

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәтеш районына эш сәфәре кысаларында Киртәле авыл мәдәният йортында булды. Әлеге учреждение мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау буенча махсус республика программасы кысаларында төзекләндерелгән. Ярты гасыр элек салынган бина эчке  һәм тышкы яктан да бик нык искергән булган. Бүген Мәдәният йорты - авылның  үзәген  бизәп торучы, төзек һәм заманча бина. Белгечләр бинаны җылыткан, матур фасад ясаган, түбәсен, тәрәзәләрне, идәннәрне, сәхнәне алыштырган, стеналарны һәм түшәмнәрне бизәгән, электр, җылылык, су белән тәэмин итү системаларын яңарткан, территорияне төзекләндергән. Моннан тыш, бинада физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә уңайлыклар булдырылган.

Мәдәният йортын карау барышында Татарстан Республикасы Президенты, бинаны яңарту гына түгел, ә аның эчтәлеген тулыландыру да мөһим булуын әйтте. «Авыл мәдәният йортлары кешеләрне җәлеп итү урыны булырга, мәдәниятне сакларга ярдәм итәргә тиеш», - дип билгеләп үтте ул. Татарстан Президенты клубта төрле милли берләшмәләрнең урнашуына игътибар итте.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә мәдәният йортында 9 клуб оешмасы эшли, аларда йөзгә якын кеше шөгыльләнә: «Чивгане» мордва фольклор ансамбле, «Сударушка» вокал төркеме, «Теремок» театраль берләшмәсе, «Гаилә кыйммәтләре» гаилә клубы, «Күңелле буяулар» сәнгать клубы, «Оста куллар», «Кәгазь фантазияләр (оригами)» түгәрәкләре, ял көне клубы, китап укучылар клубы.

Район хакимияте сүзләренә караганда, хәзер яңартылган мәдәният йортында бәйрәмнәр оештыру, репетиция ясау, чыгыш ясау һәм хәтта республиканың эре иҗади фестивальләренең район һәм зона этапларын үткәрү өчен барлык шартлар да бар. Аерым алганда, биредә  «Созвездие-Йолдызлык» зона фестивалендә катнашучыларны кабул итәргә планлаштыралар. Якын-тирә авыллардан килгән балаларга монда килү һәм матур сәхнәдә чыгыш ясау уңайлы булачак.

Татарстанда инфраструктураны үстерүгә күләмле акчалар юнәлтелә: 2015 елдан 2019 елга кадәр мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау программасы кысаларында 1,5 млрд.сумнан артык суммага 196 объектка капиталь ремонт ясалган. 2020 елда Татарстан Республикасында 37 авыл мәдәният йортын төзү һәм капиталь ремонтлау планлаштырыла, эшләргә барлыгы 707 млн.сумнан артык акча каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International