Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Җәүдәт Фәйзинең “Башмагым” музыкаль комедиясе күрсәтеләчәк

2013 елның 8 феврале, җомга

12 февральдә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында  Җәүдәт Фәйзинең “Башмагым” музыкаль комедиясе күрсәтеләчәк.

Казан консерваториясенең  Опера студиясе тарафыннан әзерләнгән  спектакль Казанда вокал мәктәбе оешуга багышланган «Осталык башлангычларына кайту» фестивале кысаларында уздырыла торган беренче чара булып тора.  

«Башмагым»ның әлеге куелышы милли колоритлы бу шаян спектакльнең тамашачы йөрәген күптән яулавы белән генә түгел, бәлки башкаручылар составы ягыннан да кызыклы. Спектакльдә Казан консерваториясенең вокал факультетын тәмамлаган, халык арасында танылу алган яшь җырчылар – Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри, Рузил Гатин, Артур Исламов, Рөстәм Асаев, Илүс Хуҗин һ.б. катнаша.  «Голос» телепроектында җиңгән Эльмира Кәлимуллина Җиһан карчык ролен башкарачак.

Мәгълүмат өчен: +79503140067

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International