Татарстан мәдәният учреждениеләренең онлайн-чараларын бер атна эчендә генә дә 800 меңнән артык кеше караган

2020 елның 7 августы, җомга

Татарстан мәдәният учреждениеләренең бер өлеше гадәти офлайн-режимда эшли башлауга карамастан, алар аудитория белән социаль челтәрләрдә аралашуын дәвам итә. Соңгы атнада гына да дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләренең онлайн-чараларын 800 меңнән артык кеше караган. Тамашачыларның географиясе дөньяның төрле илләрен, шулай ук Россия шәһәрләре һәм торак пунктларын үз эченә ала, алар арасында - Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Италия, Польша, Әзербайҗан, Грузия, Израиль, Төркия, Молдова, Әрмәнстан, АКШ, Болгария, Латвия, Испания һәм башкалар. Мәдәният хезмәткәрләре сүзләренә караганда, онлайн-форматта эшләү аларга тәкъдим ителгән контентны шактый төрлеләндерергә һәм яңа кулланучыларны үз социаль төркемнәренә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

Әйтик, 10 августта «Казан Кремле» музей-тыюлыгы ВКонтакте белән берлектә «ВКазанком Кремле» акциясен уздыра. Аның кысаларында Казан Кремлендә Казан Кремле музейлары күргәзмәләре буенча онлайн-экскурсияләр һәм онлайн-квестлар, борынгы архитектура объектлары буенча видеоэкскурсияләр, Петербург рәссамы А. Х. Галимов һәм архитектор Р. М. Зәбиров белән подкастлар, музейларга керү билетлары уйнату, мастер-класслар, экскурсияләр һ. б. бар. Чаралар «Казан Кремле» музей-тыюлыгының ВКонтакте челтәрендә узачак (vk.com/kazan_kremlin).

Акция кысаларында килүчеләр яңартылган QR-кодлар ярдәмендә Казан Кремленең барлык объектлары турында белә алачаклар. Акциянең тулырак программасы: vk.com/@kazan_kremlin-vkontakte-s-kazanskim-kremlem

Киләсе атнага онлайн-чаралар программаларын башка мәдәният учреждениеләре дә тәкъдим итә.

Мәдәният һәм сәнгать учреждениеләрендә 2020 елның 10-17 августында уздырыла торган чаралар планы: /file/mincult/File/План мероприятий с 10 по 17 августа для МК РТ - копия.docx

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International