XVI Казан кинофестивалендә жюрины Одельша Агишев җитәкли

2020 елның 7 августы, җомга

XVI Казан кинофестивалендә жюрины  танылган киносценарист, СССР һәм Үзбәкстан ССРның Дәүләт премияләре лауреаты, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, ВГИК профессоры Одельша Агишев җитәкли. Аның җитәкчелегендә жюрида дөньяның 4 төрле илен тәкъдим итүче экспертлардан торган комиссия эшли башлады. XVI Казан кинофестивале ябык форматта уздырылуга бәйле рәвештә, жюри әгъзалары, аларны дистанцион карап, конкурс программасы фильмнарын бәяли. Жюриның барлык киңәшмәләре дә онлайн режимда узачак.

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең жюри составында Бангладештан сценарист һәм кино тәнкыйтьчесе, халыкара кинофестивальләрнең жюри әгъзасы Садия Кхалид; Казахстан актеры Фәрхәд Абдраимов; Таҗикстаннан режиссер һәм сценарист, Евразия кино, телевидение һәм радио академиясе академигы Сәфәрбәк Солиев; режиссер, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Булат Йосыпов эшли.

Искәртеп узабыз, июль башында оештыручылар, XVI Казан халыкара мөселман киносы фестивале техник режимда узачак һәм тамашачылар өчен ябык булачак, дип игълан итте. Шуңа да карамастан, фестивальнең барлык «эчке» эшләре регламент нигезендә башкарыла. Әйтик, 2020 елның 1 июнендә гаризалар кабул итү төгәлләнде - оештыру комитеты тарафыннан дөньяның 63 иленнән 629 фильм теркәлгән. Июль башына кино белгече Сергей Анашкин җитәкчелегендәге сайлап алу комиссиясе конкурс шорт-битен формалаштырган, аңа 52 картина кергән (конкурс программасы форумның рәсми сайтында урнаштырылган). Аннары эшкә жюри әгъзалары кереште, алар сентябрь башында үз нәтиҗәләрен хәбәр итәчәк. Җиңүче фильмнар исемлеге фестивальнең рәсми сайтында урнаштырылачак: kazan-mfmk.com

Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле уза. Форумның тематикасы - гомумкешелек рухи-әхлакый, гаилә кыйммәтләре, мәдәни традицияләр, тынычлык урнаштыру, түземлек һәм гуманизм идеяләре. Программага Россия һәм чит ил кинематографистларының фестиваль тематикасына туры килгән картиналары кертелә, авторларның нинди дин һәм милләт кешесе булуы мөһим түгел. Фестивальнең девизы - «Мәдәниятләр диалогы аша диалог культурасына».

Өстәмә мәгълүмат - фестивальнең рәсми сайтында kazan-mfmk.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International