Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында күренекле шагыйрь Мөхәммәт Мирзага 60 яшь тулу уңаеннан иҗат кичәсе үткәрелә

2013 елның 6 феврале, чәршәмбе

11 февральдә 18 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында күренекле шагыйрь, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Мөхәммәт Мирзага 60 яшь тулу уңаеннан иҗат кичәсе үткәрелә

Шагыйрь Мөхәммәт Мирза (Илфак Ибраһимов) 1952 елның 3 де­кабрендә Татарстанның Актаныш рай­оны Чалманарат авылында туа. Мәктәптән соң, 1970-1971 елларда Чалманаратта клуб мөдире булып эшли. ­­Казан дәүләт мәдәният институтының театр сәнгате-режиссура бүлегендә белем ала (1971-1975 еллар), Актанышта җирле радиотапшырулар оештыру мөхәррире һәм соңрак ВЛКСМның Актаныш район комитеты беренче секре­таре булып эшли. 1984-1996 елларда Мөхәммәт Мирза Актаныш районы эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары, 1998- 2001 елларда Актаныш районы мәдәният бүле­ге мөдире. 2001-2005 елларда Татарстан Республика­сының мәдәният министры урынбасары, 2005-2012 елларда - Татарстан Язучылар берлеге рәисе.

Кичәдә артистлар Илдус Әхмәтҗанов, Алсу Гайнуллина, Фәнис Җиһанша, Эмил Талипов, Луара Шакирҗанова, Фәнис Кәримуллин, Ришат Әхмәдуллин, җырчылар Зөһрә Шәрифуллина, Равил Галиев, Гөлнара Мурзиева, Рәфинә Ганиуллина, Артур Исламов, Алина Прокофьева, Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендә камера хоры, Рөстәм Абязов җитәкчелегендә «La Primavera» камера оркестры катнашачак. Шагыйрьнең шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак, «Идел-Йорт» кантатасының премьерасы тәкъдим ителәчәк. Кичәне Алсу Каюмова, Инсаф Абдулла һәм Фәнис Җиһанша, Эмиль Талиповлар алып бара.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International