Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевны искә алып, Яр Чаллы театры «Гашыйклар тавы» мелодрамасын 500нче мәртәбә уйнаячак

2013 елның 6 феврале, чәршәмбе

15 февраль көнне Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевны искә алып, аның 80 еллыгына багышлап, Яр Чаллы татар дәүләт драма театры «Гашыйклар тавы» мелодрамасын 500нче мәртәбә уйнаячак.

Спектакльнең режиссеры – ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, М. Җәлил исемендәге премия лауреаты Фаил Ибраһимов. Композиторы – ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Вәсим Әхмәтшин. 20 ел эчендә төп героиня Мөнирәне инде алты (!) актриса уйнаган, ә төп герой Сәетне исә беренче көннән алып бүгенгә кадәр ТР атказанган артисты Рәфыйк Каюмов уйный.

Чаллы театрында «Гашыйклар тавы»ның премьерасы 1992 елның мартында узды. Спектакль беренче көннән үк тамашачыларның мәхәббәтен яулады. 20 елдан артык вакыт эчендә «Гашыйклар тавы» Казан, Уфа, Оренбург, Ижау шәһәрләрендә, Самара һәм Ульяновск өлкәсендә, Татарстан районнарында узган гастрольләрнең афишасына керде. Мелодрама «ТНВ – Яңа гасыр» телеканалы фондлары өчен дә яздырып алынып, ТВдан берничә мәртәбә күрсәтелде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International