15 февральдә Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм Муса Җәлилнең музей-фатирында шагыйрьнең тууына 107 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар узачак.
Программада түбәндәгеләр каралган:
11.45. «Батырларны зурлый гасырлар…» Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр кую;
12.00. «Төп нөсхә көне» «Моабит дәфтәрләре» көне (Татарстан Республикасы Милли музеенда)
13.00. «Батырлык мәңгелек» республика сәнгатьле уку конкурсына йомгак ясау (Татарстан Республикасы Милли музее)
14.00. «Җырларым» әдәби-музыкаль кичәсе (Муса Җәлилнең музей-фатиры).
Өстәмә мәгълүмат: (843) 238-50-48, (843) 292-32-18.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте