7 февральдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте Әлмәт татар дәүләт драма театры белән бергәләп «Туй» спектакле премьерасына матбугат туры оештыра.
Бертольт Брехт әсәренең сәхнәгә куючысы һәм режиссеры Искәндәр Сакаев, спектакльнең рәссамы Димитрий Хильченко, костюмнар буенча рәссамы Стефания Граурогкайте (Санкт-Петербург). Актерларга башкару осталыгы дәресләрен Надежда Клинушина бирә. Текстны Фәридә Исмәгыйлева тәрҗемә иткән.
8, 9, 10 февральдә Әлмәт драма театрында спектакльнең премьерасы булачак.
Элемтә өчен: 2647398, 89196390059
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте