Бүген ТР Мәдәният министрлыгында халык алдында формалаштырылган максатларны һәм бурычларны I яртыеллыкта гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә багышланган хисап тыңладылар

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы кысаларында 2020 елның I яртыеллыгында ведомствоның халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы узды. Башкарылган эшләр турында ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова чыгыш ясады.

Исегезгә төшерәбез, республикада Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый тикшерү проекты гамәлгә ашырыла. Элегрәк әлеге проект кысаларында Татарстан халкы экспертлар белән бергә 2020 елга ТР Мәдәният министрлыгы өчен бурычлар формалаштырган иде. Аларны сайлау буенча онлайн-сораштыру ТР Дәүләт хезмәтләре порталында үткәрелде.

Министрлык каршындагы иҗтимагый совет эше кысаларында узган тавыш бирү, экспертлар чыгышлары һәм фикер алышулар нәтиҗәләре буенча 2020 елга өстенлекле буларак 7 эш юнәлеше билгеләнде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының халык алдында 2020 елга формалаштырылган максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру турындагы хисапка сылтама:  /file/mincult/File/Минкульт - II кв 2020 г (20 07 2020).doc

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International