6 нчы февральдә Каюм Насыйри Музеенда «Каюм Насыйриның күпкырлы эшчәнлеге бүгенге көн укыту процессында һәм музей киңлегендә» диән темага Түгәрәк өстәл утырышы уздырыла.
Каюм Насыйри гуманитар фәннәрнең төрле өлкәләрен үстерүгә зур өлеш керткән, хәзерге заман татар әдәби теленә, аның терминологиясенә нигез салган, татар балалары өчен Казанда беренче дөньяви белем бирү мәктәбен оештырган энциклопедик характердагы галим. Аның тел белеме, мәгърифәтчелек, этнография, фольклор өлкәсендәге күпсанлы хезмәтләре татар халкының мәдәниятен саклау һәм үстерүгә хезмәт иткәннәр. Шуңа да, фәнни җәмәгатьчелек Каюм Насыйриның акыл көченә, белем киңлегенә, мәгърифәтчелек өлкәсендәге эшчәнлегенә югары бәя биргән, ә аның иҗатын өйрәнүне уку-укыту программаларына керткән.
Очрашуга татар филологиясе юнәлешендәге һәм татар теле укытыла торган башка юнәлешләрдәге Югары уку йортларында (Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, Россия ислам университеты, Казан дәүләт аграр университеты, Казан дәүләт энергетик университет, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты) белем алучы аспирантлар һәм магистрлар чакырыла. Түгәрәк өстәл утырышында Мәгариф идарәсе вәкилләре һәм Казан шәһәренең гомуми белем бирү мәктәпләре каршындагы методберләшмәләрнең җитәкчеләре катнашачак.
Мәгълүмат өчен телефоннар: Каюм Насыйри музее: 292-76-94, ТР Милли музееның редакция-нәшрият бүлеге – матбугат үзәге: 292-32-18
Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгының матбугат үзәге