Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының балет труппасы Европада өч айлык сәяхәттә булып кайтты.
Гастрольләр 2012 елның ноябреннән 2013 елның февраленә кадәр дәвам иттте. Концертлар Норвегиядә, Австрия, Германия, Франция, Швейцария, Бельгия, Нидерландия Корольлегендә куелды. Чит ил тамашачысына театрның иң яхшы классик спектакльләре – П.Чайковскийның “Аккош күле”, «Щелкунчик», “Йокыга талган гүзәл” балетлары, шулай ук Дж.Верди музыкасына иҗат ителгән «Чәчәкләр тоткан ханым» балеты күрсәтелде.
Артистлар берничә көн ял иткәч, агымдагы репертуар спектакльләренә әзерләнә башлаячаклар. Февраль ахырында, Шаляпин фестивале тәмамлангач та, театр сәхнәсендә «Спартак», «Дон Кихот» һәм «Шүрәле» спектакльләре күрсәтеләчәк.
Мәгълүмат өчен: +7 843 231-57-32, +7 927 4128275
www.kazan-opera.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте