Министрлык эшенә йомгак ясау чарасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасы прокуроры Кафил Әмиров, Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Урынбасары Римма Ратникова катнашты.
Коллегиядә Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлнара Шәрипова, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы директоры Гөлзада Руденко, Татарстан Республикасы прокуроры Кафил Әмиров чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасының мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Татарстан Республикасының Саба муниципаль районы башкарма комитеты мәдәният бүлеге муниципаль мәдәният учреждениеләре эшен оештыру буенча яхшы күрсәткечләргә ирешкәне өчен 1 нче урынга, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Мәдәниятне үстерүдәге казанышлары өчен” билгесенә лаек булды, шулай ук аңа 150 мең сум күләмендә акчалата бүләк тә тапшырылды. 2 нче урын һәм 100 мең сум акчалата бүләк Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы мәдәният идарәсенә, 3 нче урын һәм 75 мең сум акчалата бүләк Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы башкарма комитеты мәдәният бүлегенә тапшырылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте